Шәһри Казан / Шахри Казан
Иконка канала Шәһри Казан / Шахри Казан

Шәһри Казан / Шахри Казан

56 подписчиков

87просмотров

Сайлау участогына барып, үз тавышыңны бирү — һәр гражданин өчен мөһим һәм җаваплы адым. Ә яшьләр өчен ул аеруча истәлекле: беренче тапкыр сайлауда катнашу — олы тормышка аяк басуның бер билгесе. Яшел Үзән медицина көллияте студенты Гүзәл Җамалиева да быел беренче тапкыр сайлауда катнашып, үзенең гражданлык бурычын үтәде. Үзенең шәхси җаваплылыгын тоеп сайлау участогына килгән яшьләрнең берсе. Гүзәл өчен бу көннең тагын бер үзенчәлеге бар. Ул махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булган Илшат Җамалиевның кызы. Әтисенең якты истәлеген йөрәгендә саклап, Гүзәл бүген үзенең тормышында мөһим булган тагын бер адым ясады. Яшь кызны беренче тапкыр тавыш бирүе белән котлыйбыз! Аңа укуында уңышлар, ныклы сәламәтлек, якты киләчәк һәм барлык хыялларының тормышка ашуын телибез.

7просмотров

Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында яшәүче Фәридә һәм Фәрит Фәтхулловлар бакчасында 44 төп ремонтант кура җиләге үсә. Алар җимешләрне җыеп бетергәннән соң, куакларны төбеннән үк кисеп ташлыйлар. Болай кисү авырулардан саклый һәм киләсе елга мул уңыш бирә икән.

8просмотров

"Әлдермештән Әлмәндәр" спектакле янәдән кайтты!