Журнал "Магариф"
Иконка канала Журнал "Магариф"

Журнал "Магариф"

3 подписчика

91просмотр

Заманнар үзгәрә, сәяси карашлар алышына, шәхесләргә бәя яңача бирелә. Әмма тарихи биналарның әһәмияте кимеми. Киресенчә, вакыт узган саен аларның кыйммәте арта бара. Чөнки музей – үткәнне данлау урыны гына түгел, ә аны аңларга ярдәм итүче киңлек. 🔗 Видео: Мөршидә Кыямова @magarifgaile

97просмотров

Ленино-Кокушкино музей-тыюлыгы үзәгендә — Александр Бланк утары. Бу урын XIX гасыр рус алпавыт мәдәниятенең үзенчәлекләрен бүгенгәчә саклап килгән сирәк комплексларның берсе. Монда көнкүреш, хуҗалык, гаилә тәрбиясе һәм авыл тормышы бер бөтен булып ачыла. Биредә Владимир Ульяновның балачак җәйләре үтә, ә 1887 ел ахырында ул үзенең беренче сөргенен дә нәкъ менә шушы утарда үткәрә. 📖 ТРның Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты бүлеге башлыгы Эльза Бабушева яңартылган агач флигель турында сөйли. Мөршидә Кыямова видеосы

15просмотров

Аның сүзләренчә, чарада онытылып килгән туй йолалары торгызылып, тамашачыларга тәкъдим ителәчәк. 🎞️ Шулай ук фотоархив форматында төрле елларда узган туйлардан фотосурәтләр һәм туй күлмәкләре күргәзмәсе эшләячәк. 👀Фестивальнең тагын бер үзенчәлеге – Әтнә туена гына хас булган ризыклар белән танышу мөмкинлеге. Кунакларга районның үзенчәлекле милли ризыклары – паштет һәм әлбә тәкъдим ителәчәк. Гүзәл Закирова видеосы @magarifgaile

8просмотров

«Коллективтагы 40 тан артык волонтёр ханым – милләтнең алтын фонды ул, – ди Гөлфия ханым. – Бер белмәгән ана бер белмәгән егеткә күчтәнәч кенә түгел, күңел җылысын җибәрә. Бу могҗиза түгелме? Шул егетләрнең шалтыратып рәхмәт әйтүләреннән соң, күңелләре тулып елаган ханымнар шул могҗизаны тудыручылар түгелме?» Видео: Ләйсән Низамова

8просмотров

«Ел укытучысы» һәм  Бөтенроссия туган  тел укытучылары бәйгеләре  җиңүчесе, Казандагы  146 нчы лицейның татар  һәм инглиз телләре  укытучысы Айсылу Мөхммәтова мәктәптә туган телне укыту тәҗрибәсе белән уртаклашты. @magarifgaile

3просмотра

📍Киләсе тукталыш – Габдулла Тукай музее. Агач бина ике каттан тора: биредә заллар ясалма фәһем ярдәмендә баетылып эшләнгән. Яңартылган музейда булганыгыз бармы әле?🥹 @magarifgaile

3просмотра

🌳 Киләсе локация – Кушлавыч! Биредә Тукаевлар гаиләсе музей-йорты урнашкан. Ул бөек шагыйрьнең әти-әнисе йорты, аның эчке дөньясы хакында... @magarifgaile

1просмотр

📚 Казанның 125 нче номерлы гимназиясенең 11 нче сыйныф укучысы Антон Львов инглиз теленә карата мөнәсәбәте вакыт узу белән үзгәрүен сөйли. Аның сүзләренә караганда, башта ул бу фәнне яратмаган, әмма үсә төшкәч, инглиз теленең әһәмиятен аңлап, аны тирәнтен өйрәнә башлаган. Киләчәктә Антон тормышын IT өлкәсе, цифрлы куркынычсызлык яки тәрҗемә эше белән бәйләргә тели. Аның фикеренчә, тәрҗемәчеләргә ихтыяҗ беркайчан да бетмәячәк. – Заманча технологияләр тәрҗемәдә кешене тулысынча алыштыра алмый. Чөнки биредә сөйләм үзенчәлекләре, интонация, мәгънә төсмерләре зур роль уйный, – ди ул. @magarifgaile

3просмотра

📚 Казан шәһәре Совет районының 187 нче номерлы күппрофильле лицее 11 «Б» сыйныфы укучысы Екатерина Ильина инглиз теленнән Бердәм дәүләт имтиханына җитди әзерләнгән. Ул ике ел дәвамында укытучы белән дә, онлайн-мәктәптә дә шөгыльләнгән. Киләчәктә Екатерина үзен дипломат яки тәрҗемәче буларак күрә. Укучы сүзләренчә, инглиз теленә кызыксыну яңа мәктәпкә күчкәч барлыкка килгән. @magarifgaile

3просмотра

«Тату гаилә – оҗмах түре» 🌷 «Гаилә һәм мәктәп» яңа үзенчәлекле гаиләләр белән таныштыра. Июнь санында сезне татарның танылган рәссам-каллиграфы Гөлназ һәм аның ире бизнес-аналитик Фәнил Гатиатуллиннар гаиләсе турында эксклюзив материал көтә. @magarifgaile