Тюлячиинформ
Иконка канала Тюлячиинформ

Тюлячиинформ

16 подписчиков

1,51 тыс.просмотров

Кайвакыт кешенең гомер юлына күз саласың да, ирексездән сокланып куясың. Тормышның һәр адымын игелек, сабырлык һәм олы җанлылык белән бизәгән шундый шәхесләрнең берсе – Олы Мишә авылында яшәүче хезмәт ветераны Ислам абый Гасимов. Шушы көннәрдә ул 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп узды. Меңнәр арасыннан танылып торган аксакалны гомер бәйрәме белән район җитәкчелеге, авылдашлары һәм якыннары чын күңелдән тәбрикләде. Ислам абыйның үткән юлы – яшь буын өчен үзе бер тормыш энциклопедиясе. Ул яшь чагында ук гаилә җаваплылыгын үз иңенә ала. Ил тормышы авыр булган елларда якыннарын кайгыртып, «аз булса да аларга икмәк күбрәк калсын» дигән изге ният белән читкә чыгып китә. Нигез дә аның өчен изге була: ялгыз калган әнисен хөрмәтләп, үзе янына алса да, ана кешенең «монда тора алмыйм» дигән сүзен ишеткәч, әнисенең күңел тынычлыгын барысыннан да югары куеп, туган авылына кире әйләнеп кайта… Ислам абый турында тулырак «Теләче» район газетасыннан укый аласыз.

1,93 тыс.просмотров

Бүген Нәфыйга апа Фатхуллина үзенең 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп узды. Аны бу күркәм гомер бәйрәме белән якыннары, туганнары тәбрикләде. Район җитәкчелеге дә юбилярга үзенең иң изге теләкләрен һәм рәхмәтләрен җиткерде. Нәфыйга апа Иске Җөри авылында туып-үсә. Барлык чордашлары кебек үк, аңа да балачактан ук бик иртә хезмәткә җигелергә туры килә. Юбиляр хакында тулырак район газетасының алдагы саныннан укый аласыз.

943просмотра

Бүген Максабаш авылында яшәүче, “Шәхси батырлык өчен” ордены белән бүләкләнгән Альмира Рәшитовна Галеева туган  көнен билгеләп уза. Аны гомер бәйрәме белән район башлыгы Айрат Фатхуллин да тәбрик итте.   - Стюардесса булып эшкә урнашасым килсә дә, мине алмадылар башта эшкә. Әнием, аэропортка урнашырга тәкъдим иткәч, башта шунда урнаштым. Бераз контролёр булып эшләгәч, стюардесса булып урнашасы килү теләгем барлыгын әйттем. Рөхсәт бирделәр. Миңа ул вакытта 19 яшь иде, -  дип искә ала бу елларны Альмира ханым. #татмедиа #теләче

1,21 тыс.просмотров

Хөрмәтле урман хуҗалыгы хезмәтчәннәре! Шушы тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар! Барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз. Сез Табигать-Ана тарафыннан бирелгән, сөенеч һәм сәламәтлек чыганагы булып саналган олы байлыкны ишәйтүчеләр, күз карасыдай саклаучылар. Урманнарга хуҗаларча карашыгыз, алтын кулларыгыз, йөрәк җылыгыз, матурлык дөньясында яшәргә теләвегез кирәк. Сезгә тынычлык, иминлек, муллык һәм тормышта, хезмәттә уңышлар, ныклы сәламәтлек, бәхет телибез. Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

1,41 тыс.просмотров

Күптән түгел 88 яшен тутырган, Теләчедә яшәүче Социалистик Хезмәт Герое Гөлбикә апа Кәримова сайлау участогына беренчеләрдән булып килеп, үз тавышын бирде һәм башкаларны да актив булырга чакырды. #сайлаулар2026 #выборы2026 #тюлячи

867просмотров

Хөрмәтле райондашлар! Россиядә 18–20 сентябрь көннәрендә яңа чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар узачак. "Батыр" спорткомплексында урнашкан 2670 нче номерлы сайлау участогының ишекләре ачык, рәхим итегез!

551просмотр

Урманчылар көне якынлаша. Бүгенге көндә Саба районына караган  Лесной урман хуҗалыгында хезмәт куючылар нинди планнар белән яши? Гади агач такта булганчы нинди юллар аша үтә? Бу хакта район газетасының киләсе - 17 сентябрь саныннан укып белә аласыз.

751просмотр

Бүген Теләче авылында, улы Рафаэль белән гомер итүче Социалистик Хезмәт Герое Гөлбикә Галимөхәммәт кызы Кәримова үзенең гомер бәйрәмен - 88 яшьлек туган туган көнен билгеләп уза. Данлыклы Хезмәт ветеранын муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин, Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарыДинар Гиниятуллин, районның ветераннар Советы рәисе Рәис Заһидуллин, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова, Үзәк авыл җирлеге башлыгы Вальтер Котников, туганнары тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр. - Аллаһ Тәгәлә гомеремне биргән, саулыгымны бирде, эшемне бирде, ашымны бирде, көн саен, атлаган саен рәхмәтләр укып йөрим. Бергә эшләгән иптәшләремә, җитәкчеләргә рәхмәт. Алар булмаса, бүгенге кадер-хөрмәткә ирешеп булмас иде дә. Ул чорда хезмәт җиңелләрдән булмаса да сагынып искә алам. Без  черек бәрәңге, кычыткан ашап үстек. Бүгенге тормышыбыз Аллага шөкер, – ди Гөлбикә апа үзе.   Гомер буе терлекчелектә эшләгән,  сыер савып уңышларга ирешкән райондашыбызга алдагы көннәрдә дә тыныч картлык теләп калабыз!  Гөлбикә апа турында кыскача фактлар: Туган елы һәм урыны: 1938 елның 15 сентябре, Теләче районы Үзәк бистәсе. Хезмәт юлы: Ирешкән уңышлары Теләче һәм Саба районнары белән бәйле. Ул озак еллар В.И. Ленин исемендәге хуҗалыкта данлыклы доярка һәм машина белән сыер саву операторы булып эшләгән. Бүләкләре: Фидакарь хезмәте өчен Социалистик Хезмәт Герое исеменә, Ленин орденына һәм СССР Дәүләт премиясенә лаек булган.