МӘДӘНИ ҖОМГА х БЕЗНЕҢ МИРАС
Иконка канала МӘДӘНИ ҖОМГА х БЕЗНЕҢ МИРАС

МӘДӘНИ ҖОМГА х БЕЗНЕҢ МИРАС

3 подписчика

343просмотра

“Бу намазлыкны минем әбием Фатыйма чиккән. Әбием вафатыннан соң, әни аның чигүле әйберләрен үзенең җиде баласына бүләк итеп бирде. Безнең гаилә өлешенә менә бу затлы намазлык тиде.   Фатыйма әбиебез бик гыйлемле кеше иде. Ул мулла гаиләсендә үсә һәм аларны кечкенәдән кул эшләренә өйрәткәннәр. Әбием инде 13 яшендә бирнәгә дип ашъяулыклар, сөлгеләр, тастымаллар чигеп куйган. Каюм бабай белән Фатыйма әби икесе дә укытучы булган. Утызынчы елларда бабай нахакка репрессияләнә, әием 3 бала белән иске мунчада кала. Балаларының һәркайсына 7 класс белем бирә, аларны ач итмәс өчен бөтен авыл халкына киемнәр тегеп бирә.   Әбием 99 яшьтә вафат булды, соңгы көннәренә кадәр абыстай булды ул. Нинди генә соораулары булса да, авыл халкы киңәш сорарга аңа килә иде”.   Исегезгә төшерәбез: Казан Кремлендәге Ислам мәдәнияте музеенда (Кол Шәриф мәчете) «Татар намазгылы: хәтер җепләре» исемле уникаль күргәзмә ачылды. Видео/монтаж - Ленар Гобәйдуллин, Эльза Газизова

2просмотра

Болар – татар халкы тарихында кызыклы һәм кабатланмас феномен!   Урта Азия белән сәүдә эшләре алып барган юлчы татарлар ат өстеннән төшмичә, дала киңлекләрен иңләгәннәр, һәм аларның тормышын коткарган серле әйбер — билгә уралган кызыл пута булган.   6–7 метр озынлыктагы һәм  билгә бәйләнгән тукыма юлчының иң кадерле әйберсе — азык-төлеген саклаган. Ашарга дип алынган икмәк, корт, казылык кебек ризыклар куенга яшереп бәйләнгән. Бер яктан, пута аны чит-ят күзләрдән һәм караклардан яшергән. Икенче яктан, тән җылысында тотканлыктан, ризык суынмаган. Ат өстендә барганда да, каты җил-давылда да, юлчының ризыгы һәрвакыт җылы калган.   Кызыл пута аркан функциясен дә башкарган. Юлчылар аның ярдәмендә бик җеңел генә коеда су да алган. Путаның йөк бәйләргә дә ярдәме тиеп куйган.   Бу хакта Арча районының Орнашбаш авылында яшәүче Мөнир абый Касыймов сөйләде. Видео/монтаж - Ленар Гобәйдуллин, Эльза Газизова

268просмотров

Казан Кремлендәге Ислам мәдәнияте музеенда (Кол Шәриф мәчете) «Татар намазлыгы: хәтер җепләре» исемле уникаль күргәзмә ачылды. Экспозициядә XIX гасыр уртасыннан XXI гасыр башына кадәр ясалган 50гә якын намазлык урын алган. Һәрберсе — чын сәнгать әсәре. Алар Россиянең төрле төбәкләреннән — Татарстан, Башкортстан, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башкалардан, шулай ук күршебез Казахстаннан җыелган. Әлеге күркәм күргәзмә белән безне Раилә Хәялиева таныштырды. Казан Кремлендәге (Кол Шәриф мәчете) Күргәзмәгә килергә, бу матурлыкны үз күзләрегез белән күрергә һәм туган мәдәниятебезнең байлыгын тоярга чакырабыз! Видео/монтаж - Ленар Гобәйдуллин, Эльза Газизова

149просмотров

Чит илләрнең һәм Россиянең иң мәшһүр дастан белгечләре Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә җыелды. Хәзерге вакытта биредә «Многоголосие восточного эпоса: от национальной самобытности к общечеловеческим ценностям» халыкара фәнни-гамәли конференциясе бара. Ленар Гобәйдуллин видеосы

5просмотров

Әбрар Кәримуллин белән Айсылу Нигъмәтҗанованың Польша татарлары турындагы мәкаләсен сайтыбыздан укыгыз! https://beznenmiras.ru/news/miras/gaiaz-isxakyi-ham-polsa-tatarlary

340просмотров

Мин ышанам сиңа, Күкләр Шаһы, Барлыгыңа ихлас ышанам. Бу ышаныч керми миңа читтән, Мулла-мунтагайдан, ишаннан. Бу ышану иңдерелгән миңа Асмани-Күк дөньяларыннан. Һәр тереклек иясенә Күктән Нинди олуг мәдәт салынган! Галәми моң дулкынында рәхәт Сулыгып әйләнәдер һәр җисем. Камил сайланышка дучар итеп, Алган Раббы иң һиммәтлесен. Нинди кодрәт, нинди илһам нуры! Бар тереклек – илаһ могҗиза. Акыл көчсез калып сәҗдә кыла, Бөек сәнгать өчен җан фида. Уйлый белә, уйный белә Җиһан, Актарыла вакыт-дәрьялар. Йолдыз белән йолдыз бәрелешеп, Хасил була яңа дөньялар. Шул гарасат, чиксез мәңгелектә Без мосафир булып йөзгәнбез. Уттан-судан яратылган җаннар Күкнең җиде катын күргәнбез. Киек Каз Юлыннан бу җиргә без Сыналырга төшкән юлчылар. Кем төшенми, шул төшемле яши, Гөнаһларга күпме Җир чыдар? Гаҗизләмим, Каһһар, сорау биреп, Тәкъдир йолдызларың – күгеңдә. Син хәрәкәт биргән хәятләрнең Җан тибеше – чиксез кальбеңдә. Кичер мине, бер горурлык белән Аваз салсам: «Без бар! Без әле!..» Бер кәррәлек зәррә булган Җирнең Инсан дигән гамьле бизәге. Мин ышанам сиңа, Күкләр Шаһы! Яшәү җирдә – илаһи дәвам. Кальбеңдә бер тере күзәнәк мин, Сәмави сүз иңгән үз догам. Раил Садриевның юбилей тамашасы - «Дәрвиш» моноспектакленнән өзек. Ленар Гобәйдуллин видеосы

145просмотров

1890 елларда татарларның бер өлеше Шамга — бүгенге Сүриянең Димәшыкъ шәһәренә күчеп китә. Шамга килгән татарларны исә биредәге дини-рухи мохит җәлеп итә. Димәшыкъның Салхия дигән урынында татар мөһаҗирләре үз авылларын булдыра. Ерак җирдә алар үзләренә таныш тормыш рәвешен сакларга тырыша: йорт-җирләрен тәртиптә тота, бакча үстерә, туган телләрен һәм гореф-гадәтләрен онытмый. Татар мунчасы, милли ризыклар, кунакчыллык — боларның барысы да яңа җирдә дә үз кыйммәтен югалтмый. Җирле халык татарларның тырышлыгына, пөхтәлегенә һәм осталыгына хөрмәт белән карый. Салхиядә татар шәкертләре, сәяхәтчеләр һәм хаҗилар да туктала. Шамда  яшәүче халыклар – төрекләр, гарәпләр татар мунчасын бик ошатканнар, хәтта үзләре дә моңарчы күрелмәгән, таныш булмаган могҗизаи бу мунчаны салырга тырышып караганнар, тик булдыра гына алмаганнар. Монда инде аларга татарлар үзләре ярдәмгә килгән.  Ләкин туган җир сагышын ераклык белән генә басып буламы соң? Идел сулары, иген кырлары, каеннар күләгәсе — болар мөһаҗирләрнең күңелендә гомер буе яши. 1914 елда “Вакыт” газетасында Шамдагы татарлар тормышы турында язма басыла. Дәмәшыкъ татарлары турында моннан укый аласыз: https://beznenmiras.ru/news/redakciya-khabarlare/sam-tatarlary

140просмотров

Арча районының Орнашбаш авылында борынгы фотосурәткә нигезләнеп урам капкасын яңадан торгызганнар. Бу хакта әлеге игелекле хезмәтнең башында торучы, төбәк тарихын өйрәнүче Мөнир Касыймов сөйләде. Орнашбашның урам капкасы – авыл кешесенең иң якын, иң мөкатдәс, иң кадерле урыны. Биредә хәерле юл теләп озатып калганнар, сагынып каршы алганнар. Арча районының Орнашбаш авылында «Казан арты» тарих-этнография музее хезмәткәрләре тарафыннан район төбәк тарихы өйрәнүчеләр җәмгыятенең күчмә утырышы узды. Экскурсия вакытында Мөнир Касыймов авылның истәлекле урыннары, заманча яңартып эшләнгән капкасы һәм үзе оештырган музей турында сөйләде. Ленар Гобәйдуллин видеосы

4просмотра

Казанның ветеринария академиясендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, шагыйрь Рифат Җамалның 75 яше тулуына нисбәтле әдәби-музыкаль кичә узды.