Балам бар / У меня есть ребенок: Нутрициолог Ләйлә Айзатуллина белән сәламәт туклану турында әңгәмә

12+
12+

3 просмотра

21 час назад

ПожаловатьсяНарушение авторских прав
12+
12+

3 просмотра

21 час назад

ПожаловатьсяНарушение авторских прав
12+
12+

3 просмотра

21 час назад

Нутрициолог, гомуми гигиена табибы Ләйлә Айзатуллина белән сәламәт туклану турында әңгәмә «Балам бар» проектының чираттагы чыгарылышында сәламәт туклану һәм яшәү рәвеше турында сөйләшәбез. Нутрициолог, гомуми гигиена табибы, ике бала әнисе Ләйлә Мулланур кызы Айзатуллина белән бергә һәр гаиләне борчыган сорауларга җавап эзлибез. Нутрициолог кем ул һәм диетологтан ничек аерыла? Балага күпме шикәр бирергә ярый һәм «яшерен» шикәрне ничек күрергә? Шикәрсез җиләк-җимеш сокларының татлы булуының серен белербез. Балаларга 3 яшькә кадәр нәрсә ашатырга ярамый? Бала ризыктан баш тартса, аны мәҗбүр итәргә кирәкме? Ничек баланы яшелчә, ботка, балык ашарга өйрәтергә кебек сорауларга белгечнең фикерен ишетербез. Шулай ук бу чыгарылышта нутрициолог балага витаминнар (D, тимер, Омега-3 кебек) бирү кирәкме, дефицитларны анализлар аша ничек ачыкларга, «яшерен ачлык» феномены нидән, мәктәп укучысының туклану режимы нинди булырга тиеш, ланчбокска нинди ризык салырга, рационның 80/20 кагыйдәсе ничек эшли, артык яки ким авырлыктагы балага нинди игътибар кирәк кебек бик күп сорауларга җавап бирер. Әти-әниләр өчен бу чыгарылыш – баланы көндәлек ашату буенча практик шпаргалка. Әңгәмәне «Салават күпере» журналының баш мөхәррире, балалар язучысы Зилә Яз алып бара. Гаиләгезне сәламәтрәк итү һәм балагызның яшәү рәвешен камилләштерү өчен «Балам бар»ның яңа чыгарылышын карагыз! Интервью с нутрициологом, врачом общей гигиены Лейлой Айзатуллиной о здоровом питании В новом выпуске проекта «Балам бар» («У меня есть ребёнок») мы говорим о правильном питании детей. Вместе с нутрициологом, врачом общей гигиены Лейлой Айзатуллиной ищем ответы на волнующие каждую семью вопросы. Кто такой нутрициолог и чем он отличается от диетолога? Сколько сахара можно ребёнку и как распознать «скрытый» сахар? Почему фруктовые соки оказываются настолько сладкими? Разбираем, что нельзя давать детям до 3 лет, нужно ли заставлять ребёнка есть, если он отказывается от еды, как приучить его к овощам, кашам и т.п. Также мы ищем ответы на такие вопросы, как: Нужны ли ребёнку дополнительные витамины (D, железо, Омега-3) и как выявить дефицит с помощью анализов? Что такое феномен «скрытого голода»? Каким должен быть режим питания дошкольника и школьника? Что положить в полезный ланчбокс, который ребёнок съест с удовольствием? Как работает правило 80/20 и какое внимание нужно ребёнку с лишним или недостаточным весом? Для родителя этот выпуск – практическая шпаргалка по ежедневному кормлению ребёнка. Ведёт беседу главный редактор журнала «Салават купере», детский писатель Зиля Яз. Смотрите новый выпуск проекта «Балам бар», чтобы сделать питание вашей семьи здоровее и совершенствовать образ жизни своего ребёнка! 00:00:13 – Исәнләшү. 00:00:59 – Кем ул нутрициолог? Ул диетологтан ничек аерыла? 00:01:55 – Балага шикәр бирергә ярыймы? Яшерен шикәрне ничек күрергә? 00:10:50 – Үзебез өйдә сок чыгаручы аппарат ярдәмендә җиләк-җимеш яки яшелчәләрдән сок чыгарып бирсәк мөмкинме? 00:13:45 – Балаларга 3 яшькә кадәр нәрсә ашатырга ярамый? 00:20:09 – Әгәр дә бала ризыктан баш тартса, аны ашарга мәҗбүр итәргә кирәкме? 00:29:16 – Бала бары тик 5–7 азык кына ашый икән, рацион­ны ничек киңәйтергә? 00:34:30 – Бала ит ашамаса, нишләргә? 00:39:55 – Балага өстәмә витаминнар (D, тимер, омега-3) кирәкме? Витаминнар дефицитын ничек ачыкларга? 00:53:36 – Балага мәктәпкә үзе белән алган ланчбокска нинди файдалы ризык салырга? 00:55:00 – Артык яки ким авырлыктагы балага нинди игътибар кирәк? 01:00:00 – Сәламәт яшәү рәвешенә физик күнегүләр дә керә. Нутрициологларның нинди киңәше бар? 01:03:45 – Балалар туклануында ата-аналар нинди 3 төп хата ясый? 01:08:10 – Саубуллашу.

Название:

Балам бар / У меня есть ребенок: Нутрициолог Ләйлә Айзатуллина белән сәламәт туклану турында әңгәмә

Категория:

Еда