Shorts
- Юка «Күңел» ресторанының бренд-шефы Алексей ЧЕРНОВ Кайбыч якларының «визит карточкасы» булган юка рецептын тәкъдим итә. Кирәк Камыр өчен: 1,7 кг он 750 г авыл каймагы 280 г атланмай 3 йомырка 1 аш кашыгы өймичә генә шикәр комы 1 чәй кашыгы тоз 9 г чи чүпрә чәй кашыгы очында гына аш содасы Соус өчен: 200 г үсемлек мае 20 г лимон суы (кызгылт-сары үзбәк лимоны) 20 г соя соусы (барысын бергә блендер белән болгатып, куертабыз) итләч помидорлар бәлзәмле крем (бальзамический крем) пармезан сыры юкаларны майлар өчен эретелгән атланмай каймак төелгән киндер орлыгы Эш барышы тирән савытка йомырка сытып, чүпрәне, шикәр белән тозны, авыл каймагын һәм эретелгән атланмайны салып, чәнечке белән яхшылап туглыйбыз, һәм 5 минутка калдырып торабыз. Алдан ук помидорлардан салат әзерләп куябыз. Помидорларны вак шакмаклап турап, тоз һәм борыч сибәбез. Блендер белән куерткан соусны һәм бәлзәмле кремны салып болгатабыз. Соданы он белән катнаштырабыз. Каймак белән тугланган йомыркага аз-азлап он куша барып, камыр басабыз. Камырны җылы урында күпертәбез. Күпереп менгәннән соң, камырны 100 граммлы түгәрәкләргә бүлеп, диаметры 16 см булган җәемнәргә җәябез. Һәр җәемне коры табага салып, 220 градуслы мичтә 6–10 минут пешерәбез. Пешеп чыккач, эретелгән атланмай белән ике ягын да майлыйбыз. Юканы кайнар килеш дүрт өлешкә бүлеп, өстенә мул итеп каймак ягабыз. Каймак өстенә помидордан ясаган салатны тигезләп бүләбез. Бер юкага 100 грамм чамасы помидор кирәк. Помидор өстеннән вак угычтан уган пармезан сыры һәм төелгән киндер орлыгы сибәбез. Пармезан урынына башка каты сыр да кулланырга мөмкин. Юка әзер. Ашларыгыз тәмле булсын!
- Бүген «Татмедиа» бинасы ашханәсендә «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире, танылган журналист, филология фәннәре кандидаты Радик Сабировны искә алу мәҗлесе узды. Очрашу барышында Радик Сабиров истәлегенә нәшер ителгән «Язмыш» китабы да тәкъдим ителде. Әлеге китапта журналистның иҗат юлы, аны якыннан белгән кешеләрнең истәлекләре һәм публицистик язмалары тупланган. Бу басма чарада катнашучыларның һәркайсына бүләк ителде. Радик Сабиров 47 яшендә арабыздан китте. Аның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр. 🎥Фәгыйлә Шакирова.
- Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты сигезенче тапкыр «Эхо веков в истории семьи-Без тарихта эзлебез» шәҗәрә фестивале үткәрде. Безнең репортаж Видео: Чулпан Галиәхмәтова
- Иван-чәй үсемлеге урман, болыннарда үсә, аны июль -август айларында җыялар. Кйп бакчачылар анардан дару да ясый. Фәгыйлә Шакирова репортажы
- Ремонтант җиләкләрне күп бакчачылар яратып өлгерде. Алар җәй буена берничә тапкыр уңыш бирә. Тик моның өчен аларны вакытында ашларга кирәк. Нинди ашлама кулланасын һәм аны ничек сибәсен видеодан карап белә аласыз. Видео: Лилия Гәрәева
- «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты бу көннәрдә яңа сезонын башлады. Быел аның урыны үзгәрде - Камал театрының яңа бинасы янәшәсендә. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» һәр пәнҗешәмбе 18.00 сәгатьтә башлана. Быел ул алтынчы тапкыр халыкны үзенә җыя. Видео: Фәгыйлә Шакирова
- «Чистополь – фронту» волонтерлар оешмасы 2022 елнын 1 ноябрендә оеша. Бүген анда 20 меңнән артык кеше. Җитәкчеләре – Чулпан Сөләйманова. Лилия Гәрәева видеосы.
- «Татарча» печенье «Гусь» ресторанының су-шефы Анастасия ГАРИПОВАдан «татарча» печенье рецепты. Кирәк: 1 йомырка, 2 йомырка сарысы / 300 г атланмай / 150 г шикәр комы / 600 г он / 10 г камыр көпшәкләндергеч / 1 чәй кашыгы ванилин / 4-5 тамчы кызыл һәм яшел төстәге камыр буявы. Эш барышы: Тирән савытка бер йомырка һәм ике йомырка сарысы сытып, шикәр комы һәм ванилин салабыз. Шикәр комы эреп беткәнче туглыйбыз. Бүлмәдә торып йомшарган атланмайны шикәрле йомыркага кушабыз һәм үзара катнашканчы болгатабыз. Кирәк кадәр онны үлчәп алып, камыр көпшәкләндергеч белән катнаштырабыз. Онны аз-азлап кына куша барып, камыр басабыз. Ул башта таралып тора торган була. Камырны куна тактасына бушатып, һәр валчыгы бер йомарламга укмашканчы, озаклап басабыз. Камырны өчкә бүләбез. Бер өлеше ак килеш кала, ә калган ике өлешнең берсен – кызыл, икенчесен яшел төскә буйыйбыз. Камырның уртасын чокырлап, буяуны шунда салырга кирәк. Кызыл төсне вак угычтан уылган чи чөгендер, ә яшел төсне төелгән пестә (фисташка) чикләвеге белән дә кертергә була. Камырны ярты сәгатькә суыткычка куеп торганнан соң, һәр өлешне аерым-аерым 1 см калынлыгында җәябез. Җәемнәрне төрле формаларда кисәбез. Без милли бизәкләр рәвешендә кистек. Печеньеларны пергамент кәгазе җәелгән табага тезеп, 10 минутка 180 градуслы мичкә куябыз. Мичтән алганда алар бераз йомшаграк булыр, эчтәге кайнары белән тагын бераз пешәләр әле. Мичтә кетердәгәнче тотарга кирәкми. Чәйләрегез тәмле, җәйләрегез ямьле булсын! Лилия Гәрәева видеосы
- Бүген «Татмедиа» бинасы янында «Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров белән хушлашу мәрасиме узды. Радик Сабиров 1979 елда Татарстанның Аксубай районында туа. Ул Казан дәүләт университетын тәмамлый һәм филология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсен ала. Һөнәри эшчәнлеге елларында Радик Сабиров «Безнең спорт» газетасында, «Мәгариф» журналында һәм «Интертат» электрон газетасында эшли. 2014 елда ул «Идел» журналын җитәкли, ә 2019 елның 20 июненнән бүгенге көнгә кадәр «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире була. 🎥Фәгыйлә Шакирова
- Пенза якларында пешерелә торган кайнар бәлеш рецепты Кирәк камыр өчен ярты пакет «ряженка» 100 грамм сыек май 1 йомырка тәменчә тоз камырны кызартыр өчен генә бераз сода Камырны ләкшә камыры кебек басабыз: каты кирәкми, әмма форманы тотарга тиеш. Бәлешнең астын калынрак, ә өстен юкарак ясыйбыз. Астагы камыр таба читеннән төшебрәк торсын – аның артыгын уклау белән өзеп төшерәбез. Бәлешнең өстен җәймичә, эчлекне салмый торыгыз – юешләтмәсен. Эчлек өчен 700 грамм эремчек 200 грамм каймак яки сөт өсте (кибетнекен дә кулланырга мөмкин) 250 грамм эреткән сыер мае 8 йомырка 2 стакан бүрттерелгән дөге тәменчә тоз шикәр комы кирәк. Барысын бергә бутап, табага салабыз һәм 40 минутка мичкә куябыз. Табынга кайнар килеш кисеп чыгарабыз...
- Тиздән республикабыз район һәм авылларында Сабан туе. Ә бу атнада Сабан туена бүләк җыялар. Сезнең якларда да яшиме әле бу матур йола? Видеода Арча районы Кышкар авылында Сабан туена бүләк җыю мизгеле. Лилия Гәрәева видеосы.
- Утырткан кызыл тюльпаннар сары чәчәк атса, уйланырга җирлек бар.
- Кемнәр корбан чалырга тиеш? Быел корбан чалу өчен нисаб күләме турында Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы гыйльми сәркәтибе, Казан шәһәре казые Булат Мөбарәков. Видео: Чулпан Галиәхмәтова
- Сәйбә абыстай Аппаковага июль аенда 91 яшь тула. Матур теләкләребезне языйк әле❤️ #сөембикәжурналы #сайбәаппакова #татмедиа
- Кичә Казанда Татарстан Матбугаты көне гөрләп узды Журналистларның һөнәри бәйрәме уңаеннан «Татмедиа» бинасы каршындагы мәйданда массакүләм мәгълүмат чараларының традицион бәйрәме - «СМИшная улица» гөрләде. «Сөембикә» журналы бу чарада катнашты, язылучылар арасында бүләкләр уйнатты. 🎥Фәгыйлә Шакирова
- «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» 2026 XVII Халыкара икътисади форумы кысаларында «Изге Болгар җыены» узды. Бу чарада Республика җитәкчелеге, төрле илләрдән килгән дин әһелләре, мәртәбәле кунаклар катнашты. Мөселманнар изге җирдә Аллаһы Тәгаләдән мәгъфирәт һәм рәхмәтләр сорап, эчтәлекле вәгазьләр тыңлап, тәүбә намазы укыды.
- «КазанФорум - 2026» мизгелләре
- Луселия Сантос – «Рабыня Изаура» телесериалында төп рольне башкаручы. Ул бүген «Россия – Ислам дөньясы: КазаньФорум 2026» халыкара икътисадый форум кысаларында ачылган «Хатын-кыз карашы» трегының эшендә катнашты. Бу трек дүртенче ел рәттән Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе тарафыннан оештырыла. Луселия журналистлар белән аралашканда бүгенге көндә кино һәм театрда эшләве турында сөйләде. Шулай ук ул инде ун елдан артык Амазонка урманнарын яклау белән шөгыльләнә икән. Хатын-кызларның тигез хокуклары мәсьәләсенең актуальлеген әйтеп үтте. Луселия Казанда беренче мәртәбә. Казан аны архитектура һәм матурлыгы белән гаҗәпләндергән. Иҗади планнарга килгәндә, Россия хатын-кызлары турында фильм төшерергә хыялланганын сөйләде. Көтәбез😉 Видео: Чулпан Галиәхмәтова
- «Россия – Ислам дөньясы: КазаньФорум 2026» халыкара икътисадый форум кысаларында «Хатын-кыз карашы» трегы ачылды. Дүртенче ел рәттән трек Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе инициативасы белән уза. Берләшмә җитәкчесе Алсу Нәбиева әйтүенчә, дөньяның 22 иленнән кунаклар килгән. Быелгы трек ясалма интеллект мәсьәләләренә, замана чакыруларын һәм интеграцияләрне исәпкә алып, яңа икътисадый траекторияләргә багышланган. Видео: Чулпан Галиәхмәтова
- Язучы, публицист һәм сәясәтче Гаяз Исхакыйның туганнан туганы Касыйм мулланың кызы – фельдшер-акушер Сайбә Касыймова сугыш һәм аннан соңгы елларда Әлмәт районының Елховой авылында медпункт җитәкчесе булып эшли. Ул хезмәт иткән чорда балалар үлеме бетә, трахома чигенә. Табибә 1966 елда Ленин ордены белән бүләкләнгән, аңа күп медальләр тапшырылган, «СССРның Санитар оборона отличнигы» исемен алган, РСФСРның Сәламәтлек саклау министрлыгы Кызыл хач смотры җиңүчесе булып танылган, исеме Әлмәт шәһәренең Мактау китабына кертелгән.




