КЕШЕ КАЙСЫ ВАКЫТЛАРДА АЛЛАҺЫГА ЯКЫНАЯ АЛА?

КЕШЕ КАЙСЫ ВАКЫТЛАРДА АЛЛАҺЫГА ЯКЫНАЯ АЛА? 🔸 Ихластан тәүбә иткәндә Кеше гөнаһларын танып, вөҗдан газабы кичергәндә, Аллаһыдан ярлыкау сораганда, үзгәреш юлына баса. Тәүбә – Аллаһ белән мөнәсәбәтне тирәнәйтә торган вакыт, чөнки Аллаһ тәүбә итүче йөрәкне Үзенең мәрхәмәте һәм ярлыкавы белән урап ала. 🔸 Намаз укыганда Намаз вакытында ихлас йөрәк белән Аллаһыга мөрәҗәгать итеп, Коръән сүзләренең мәгънәсенә төшенергә тырышап, аларның мәгънәсе турында уйлаган кеше Аллаһы белән бәйләнешне тоя ала. 🔸 Аллаһыны зекер иткәндә Көндәлек тормышта Аллаһының исемнәрен кабатлау һәм Аны мактау – Аллаһының һәрдаим безнең янда булуын тоярга ярдәм итә. Бу гамәл күңелне пакландыра һәм кешене Аллаһыга якынлаштыра. 🔸 Белем эстәгәндә, белем алганда Коръәнне, Пәйгамбәр ﷺ сүзләрен һәм ислам фәннәрен өйрәнү – Аллаһының хикмәтен аңлауга юл ача. Белемгә омтылу иманны ныгыта, рухи үсешкә ярдәм итә һәм Аллаһ белән бәйләнешне көчәйтә. 🔸 Изге гамәлләр кылганда Мохтаҗларга ярдәм кулы сузу – Аллаһының рәхмәтле булуын истә тотып, яхшы мисалга иярү. Мондый гамәлләр, башкаларга файда китерү белән беррәттән, күңелне пакьландыра һәм Аллаһыга якынлаштыра. 🔸 Сынаулар вакытында Авырлыклар белән очрашканда, мөселманнар Аллаһыдан юл күрсәтү сорап, Аның ярлыкавын эзлиләр. Бу иманны ныгыта һәм Аллаһының - безнең өчен бердәнбер таяныч булуын искә төшерә.

Иконка канала Телеканал ХУЗУР ТВ
2 096 подписчиков
12+
123 просмотра
9 месяцев назад

, чтобы оставлять комментарии