Пенза якларында пешерелә торган кайнар бәлеш рецепты

Пенза якларында пешерелә торган кайнар бәлеш рецепты Кирәк камыр өчен ярты пакет «ряженка» 100 грамм сыек май 1 йомырка тәменчә тоз камырны кызартыр өчен генә бераз сода Камырны ләкшә камыры кебек басабыз: каты кирәкми, әмма форманы тотарга тиеш. Бәлешнең астын калынрак, ә өстен юкарак ясыйбыз. Астагы камыр таба читеннән төшебрәк торсын – аның артыгын уклау белән өзеп төшерәбез. Бәлешнең өстен җәймичә, эчлекне салмый торыгыз – юешләтмәсен. Эчлек өчен 700 грамм эремчек 200 грамм каймак яки сөт өсте (кибетнекен дә кулланырга мөмкин) 250 грамм эреткән сыер мае 8 йомырка 2 стакан бүрттерелгән дөге тәменчә тоз шикәр комы кирәк. Барысын бергә бутап, табага салабыз һәм 40 минутка мичкә куябыз. Табынга кайнар килеш кисеп чыгарабыз...

12+
128 просмотров
месяц назад

, чтобы оставлять комментарии