Районга «Җиңү поезды» килде😍
Мемориаль составны Каратун тимер юл станциясендә район җитәкчелеге, мәртәбәле кунаклар, тимер юл тармагы ветераннары һәм җирле халык каршы алды. Поезд составына Бөек Ватан сугышы чоры хәрби техникасы белән 10 платформа һәм Үлемсез полкның пассажир вагоннары кертелгән. Состав башында – сугыш еллары формасындагы локомотив бригадасы идарә иткән бәйрәмчә бизәлгән “Лебедянка” паровозы. Платформаларда Т-70 танкын, 1939 елгы гаубицаны, 1943 елгы минометны, зенит җайланмаларын күрергә була иде.