Яшьләр тарих белән таныштылар

«Алдынгылар Хәрәкәте»нең район бүлекчәсе составына керүче егетләр һәм кызлар даими рәвештә җирле оешмаларга сәяхәт кылалар. Күптән түгел алар район Башкарма комитетының архив бүлеге эшчәнлеге белән таныштылар. Бүлек начальнигы Гөлшат Солтангалиева яшьләргә мобиль стеллажлар турында сөйләде. Укучылар аларны йөртеп тә карадылар. Җитәкче аларга шулай ук архив фотоларны, документларны, Дәүләт архивы турында видеоролик күрсәтте, кабинетлар белән таныштырды. «Алдынгылар Хәрәкәте»нең район бүлекчәсе рәисе Инсаф Җәләев хис-кичерешләре белән уртаклашты. Инсаф Җәләев: – Без бүген – район архивында, «Алдынгылар Хәрәкәте» белән. Без төрле оешмаларга кунакка йөрибез, яңалыклар өйрәнәбез. Бүген безнең юлыбыз архивта тукталды. Балаларга ошады, үзем дә архивка әллә кайчан теләк белдерәм идем килергә. Хәзер инде минем «мечта сбылась». #Татмедиа

12+
6 просмотров
5 месяцев назад

, чтобы оставлять комментарии