Расүлебезгә 40 яшь булганда Җәбраил галәйһиссәлам аңа: «Укы!» – дип әмер бирде.

Расүлебезгә 40 яшь булганда Җәбраил галәйһиссәлам аңа: «Укы!» – дип әмер бирде. Бу әмер, бу сүзләр безгә дә юнәлгән. ❓Ни өчен без Коръәнне укырга тиешбез? 1️⃣ КОРЪӘН – АЛЛАҺЫНЫҢ СҮЗЕ. Раббыбыз аны, үзгәрттермичә, Кыямәт көненә чаклы саклармын, дип вәгъдә биргән. 2️⃣ КОРЪӘН – барлык кешелек өчен ЮЛ КҮРСӘТӘ ТОРГАН КИТАП. «Ул – [Аллаһы рәхмәтен югалтудан куркучы тәкъвалар] өчен юл күрсәтә торган Китап» «Әл-Бәкара / Сыер», 2:2 3️⃣ КОРЪӘН – бик күп сорауларга ҖАВАП БИРӘ ТОРГАН КИТАП. КАЯН КИЛДЕК? НИ ӨЧЕН КИЛДЕК? КАЯ БАРАЧАКБЫЗ? дигән сорауларга бары тик Коръән җавап бирә ала. 4️⃣ КОРЪӘН ФӘННЕ ТУЛЫЛАНДЫРА. Эмбриология, геология, метеорология, астрономия һәм башка фәннәрнең дәлилләре Коръәндә дә урын алган. 5️⃣ КОРЪӘН – СӨЙЛӘМЕ БИК ТӘ КҮРКӘМ БУЛГАН КИТАП. Коръәннең аһәңле яңгырашы, аның укылышы һәркемне җәлеп итә. Аны укыган саен укыйсы, тыңлаган саен тыңлыйсы гына килеп тора. ___________________________ Күбрәк файдалы һәм кызыклы язмалар – МОНДА https://t.me/dvmhuzur

Иконка канала Телеканал ХУЗУР ТВ
2 096 подписчиков
12+
9 просмотров
10 месяцев назад

, чтобы оставлять комментарии