Бүген ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

Халык гомерен сакларга алынган hәм аларның сәламәтлекләре өчен көрәшергә Гиппократ анты кабул иткән шәфкать ияләре 28 апрельдә үзләренең hөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бу - Россия Федерациясендә Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре көне, үз һөнәрләренә тугры булучы, көн-төн димичә, кеше гомерләрен саклаучылар бәйрәме. Сарман районында да үзәк хастаханәнең ашыгыч ярдәм хезмәте – иң кирәкле һәм җаваплы бүлекләрнең берсе. Бүгенге көндә республикада безнең районда гына ике ашыгыч ярдәм бүлеге эшли: берсе – Сарман авылында, икенчесе – Җәлил поселогында. Икесендә дә егермегә якын хезмәткәр исәпләнә. Болар - фельдшерлар, машина йөртүчеләр, санитар персонал. Коллективның төп максаты булып, халыкка ашыгыч hәм кичектергесез ярдәм күрсәтү тора. #Татмедиа #видеоролик

12+
52 просмотра
2 месяца назад

, чтобы оставлять комментарии