Язгөл Шакирҗанова яшь лениногорскилыларның музыкаль сәләтен үстерә.
Лениногорск Балалар иҗат йортында “Созвучие” вокаль ансамбле эшләп килә. Әлеге ансамбльнең җитәкчесе – Язгөл Ниясовна Шакирҗанова. Ул Балалар иҗат йортында 2023 елдан гына эшләвенә карамастан, “Созвучие” ансамбле белән шактый уңышларга ирешкәннәр. Муниципаль, республикакүләм бәйгеләрдә дә призлы урыннар алалар. “Сандугач сайрар илем”, “Йолдызлык” – “Созвездие” фестивальләрендә үзләрен танытканнар. Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова исемендәге “Тормыш, исәнме” әдәби-музыкаль фестивальдә катнашып, беренче урын алуларын, алар матур, истә калырлык чыгышыбыз булды, дип бәяли. Яшь, энергияле, талантлы педагог Язгөл Шакирҗанова белән вокалда йөрүче балалар арасында ныклы, дусларча элемтә урнашкан.