Гөлгенә Мәрдәмшина заман белән бергә атлый

Гөлгенә Заһит кызы 1956 елның 1 февралендә Актаныш районының Күҗәкә авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Мәктәп елларыннан ук шигырьләр яза. Ә инде мәктәпне тәмамлауга, Җәлилгә килә һәм унҗиде яшеннән хезмәт юлын башлый. Лаеклы ялга чыккач, 17 ел  иминият агенты булып эшли. Шигырьләре мәңгелек кыйммәтләр – туган як, ата-баба нигезе, ата-ана хакы, табигать, яшәү яме һәм башкалар хакында. Тынгысыз ханым – Сарманда эшләп килүче «Сарман таңнары» һәм Җәлил поселогының «Җәлил чаткылары» әдәби-иҗат берләшмәләренең иң актив әгъзаларыннан берсе дә. Алар үткәргән чараларда даими катнаша, шигырьләре белән чыгышлар ясый. Ә быел «Татар ядкәрләре» проектында катнашып, җиңүче булган. Махсус операциядә хезмәт итүче якташларыбызга матди ярдәм күрсәтергә дә мөмкинлек таба. –       Заман белән бергә атлыйсым килә. Һәрнәрсә белән кызыксынам, китаплар укырга, кешеләр белән аралашырга, машина йөртергә, биергә, урманда йөрергә яратам, – ди ул. #татмедиа #видеоистория #видеоролик

12+
146 просмотров
месяц назад

, чтобы оставлять комментарии