Луселия Сантос – «Рабыня Изаура» телесериалында төп рольне башкаручы белән очрашу
Луселия Сантос – «Рабыня Изаура» телесериалында төп рольне башкаручы. Ул бүген «Россия – Ислам дөньясы: КазаньФорум 2026» халыкара икътисадый форум кысаларында ачылган «Хатын-кыз карашы» трегының эшендә катнашты. Бу трек дүртенче ел рәттән Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе тарафыннан оештырыла. Луселия журналистлар белән аралашканда бүгенге көндә кино һәм театрда эшләве турында сөйләде. Шулай ук ул инде ун елдан артык Амазонка урманнарын яклау белән шөгыльләнә икән. Хатын-кызларның тигез хокуклары мәсьәләсенең актуальлеген әйтеп үтте. Луселия Казанда беренче мәртәбә. Казан аны архитектура һәм матурлыгы белән гаҗәпләндергән. Иҗади планнарга килгәндә, Россия хатын-кызлары турында фильм төшерергә хыялланганын сөйләде. Көтәбез😉 Видео: Чулпан Галиәхмәтова