Янурыста җиңел машина тарту буенча ярыш оештырдылар
Соңгы вакытларда җиңел машинаны аркан белән тарту ярышы популярлашып китте. Аны Янурыс авылында узган Сабантуенда да оештырдылар. Авылның егәрле егетләре һәм кунакка кайткан көчле затлар арасында үткәрелгән бәйгене тамашачылар да яратып күзәттеләр, көч биреп, алкышлап тордылар. Бәйрәмне алып баручыларның энергетикасы да ярышларны җанландырды.