Сарманда иң оста тәрбиячеләр ярышты
Бүген Сарманның «Лилия» балалар бакчасында традицион «Яшел ут» смотр-конкурсының муниципаль этабы үтте. Анда районның 9 тәрбиячесе һәм 10 балалар бакчасы катнашты. Катнашучылар үзләре белән таныштырдылар, «B» категориясе билетлары чиштеләр. Сарман районында «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесе бүлекчәсе начальнигы Алсу Ситдыйкова бәйгегә нәтиҗә ясады. Алсу Ситдыйкова: – Балаларга юл иминлеге нигезләрен өйрәтү бүгенге көндә бик актуаль проблема булып тора. Безнең районда да бу темага кагылышлы күптөрле чаралар үткәрелә. Менә бүген дә аның чираттагысы үтте – «Яшел ут» исеме астындагы район конкурсы. Бу конкурста районның барлык балалар бакчалары коллективлары катнашты һәм аерым тәрбиячеләр арасында да номинация бар иде. #Татмедиа