Бифштекс янына пак-чой

Кирәк (ризыклар бер порция өчен) 180 г фарш / 3 г паприка / 30 мл су / 1 г тоз һәм 0,5 г борыч / 15 г сыр / 150 г вешенка гөмбәсе / 20 г атланмай / 50 г тирияки соусы / 20 г соя соусы / 2 пак-чой салаты / 3 тармак тимьян (мәҗбүри түгел) / 1 тырнак сарымсак. Соус өчен 100 г гранат суы / 1 тармак тимьян / 1 аш кашыгы демиглас порошогы. Эш барышы: фаршка тоз-борыч, паприка, аз гына салкын су салып, барысын да яхшылап катнаштырабыз. Ит майлырак булса, су кушмаска да мөмкин. Ит ябышмасын өчен, тактаны су белән чылатып, фаршны кабат-кабат тактага бәрәбез. Болай эшләү аны үзләндерә. Әзер фарштан бифштекслар әвәлибез. Табага үсемлек мае тамызып, бер тырнак сарымсак белән бер тармак тимьянны салабыз. Майга тәмнәре чыккач, аларны алып, шул ук майда бифштексның һәр ягын икешәр минут кыздырабыз. Бифштексларны мич калаена күчереп, 20 минутка 180 градуслы мичкә куябыз. Таяк белән баскач, үтә күренмәле сүле чыкса, димәк, әзер. Пешеп чыгарга 2 минут кала, ит өстенә 15 г телемле сыр куябыз. Чиста табада 20 г атланмай эретеп, бер тармак тимьян кыздырабыз. Аны алып куеп, гөмбәләрне салабыз. 7–10 минуттан тирияки һәм соя соусы өстәп, тагын аз гына кыздырабыз да уттан алабыз. Бифштекс янына бирергә соус әзерлибез. Иң элек демиглас порошогын су белән сыеклыйбыз. Демиглас урынына коры бульон шакмагы алырга да була. Ләкин аның тәме кайтышрак. Табада 1 стакан гранат суын кайнатып чыгарып, бер тармак тимьян салабыз. Гранат суы бераз кимегәч, демиглас соусын кушып, 1-2 минут куерганын көтәбез. Пак-чой салатын буйга урталай ярып, атланмайда һәр ягын да өчәр минут кызарганчы кыздырабыз. Тәм өчен майга шулай ук тимьян салырга мөмкин. Пак-чойны шпинатка алыштырырга була. Бифштексны табынга кайнар килеш, янына гөмбә белән пай-чойны куеп һәм соус белән бизәп чыгарабыз.

12+
9 просмотров
2 месяца назад

, чтобы оставлять комментарии