Мәгърифәт нуры
"Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас", – дигән мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин. Чыннан да, белгечләр әйтүенчә, бала тәрбияләүдә иң җаваплы чор җиде яшькә кадәр. Әхлаклылык сыйфатларының нигезе нәкъ шул вакытта салына, ә тормыш өчен мөһим хисләр биш яшь тулганчы формалаша. Телне өйрәнү, сәләтләрне үстерү өчен дә, бу иң кулай вакыт. Димәк, кеше тормышында иң мөһим булган, иң гүзәл сыйфатларны – әхлак нигезен – без балалар бакчасыннан алып сала башларга тиешбез. Иң беренче эш гаиләдә башланса, тәрбиячеләр аны дәвам итә һәм тагын да үстерергә бурычлы. "Мәгърифәт нуры" тапшыруының чираттагы чыгарылышы да нәкъ менә мәктәпкәчә тәрбия һәм шушы өлкәгә кагылышлы сорауларга багышланыр. Кунагыбыз – Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпкәчә белем бирү бүлеге җитәкчесенең төп киңәшчесе Чулпан Хәйдәр кызы Галәвиева. 🔗 Тапшыру | vk.ru @magarifgaile