ТРның атказанган һәм Халык артисты Әсхәт Хисмәтов Түбән Әлки авылында концерт оештырды
“ТРның атказанган” һәм “Халык артисты” дигән дәрәҗәле исемнәр алып та, гади булып калган, туган авылын, кешеләрен яраткан Әсхәт Хисмәтов Түбән Әлки авылында якташларына концерт оештырды. Игелекле гамәлен ул болай аңлатты: – Клубыбыз искерде, яңасын салдылар. Күрешкән саен, авылдашлар: “Кайчан спектакль белән кайтасың?” – дип сорыйлар. Әлеге үтенеч турында уйланып, фикерләремне хезмәттәшләремә җиткергәч, концерт программасы әзерләргә ниятләдек. Төп роль миңа бирелде, сәхнәдәшләрем ярдәм итәргә булды. Аларга рәхмәт, сүземне тыңладылар, – диде.