Автор курчаклары һәм уенчыклары ясау остасы Вера Степановна Павлова матурлык тудыра.

Лениногорскиның Тимерьюл станция микрорайонында яшәүче Вера Павлова тукымалар ярдәмендә сак курчаклары (кукла оберег) ясау белән шөгыльләнә. Ул бу яраткан эшен моннан 10 ел элек, пенсиягә чыккач башлаган. Аның әнисе тегүче булган. Күрәсең, тегүгә осталык аңардан күчкәндер. Әлеге курчакларны ясаганда төп үзенчәлек – энәләр кулланмыйча гына курчак ясау. Мондый сак курчаклары элек-электән һәр өйдә булган, ди ул. “Курчакларны, аларның киемнәрен текмибез. Без тукыманың кечкенә кисәкләрен бер-берсенә бәйлибез. Элек-электән хатын-кызлар уйнарга теләүче балалар өчен төрле курчаклар ясаган”, - ди Вера Степановна. “Мин белгәннәремне балаларга да, зурларга да өйрәтергә тырышам. Хәзер күпчелек хатын-кызларның мондый курчаклар ясыйсы килә”, - ди оста.

Иконка канала Лениногорск ТВ
216 подписчиков
12+
10 просмотров
3 месяца назад

, чтобы оставлять комментарии